Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган ел Татарстанда күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә 500 млн сум акча тотылган
Татарстанда халыкның төрле категорияләренә социаль ярдәм чараларының нәтиҗәле системасы формалаштырылган, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстан халкы 85 социаль ярдәм чарасыннан файдалана, шул исәптән 30ы — федераль һәм 50се — республика чаралары. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча социаль ведомство коллегиясе утырышы алдыннан журналистларга биргән интервьюсында хәбәр итте.
«2020 ел үзенчәлекле булды, ул безнең эшкә төзәтмәләр кертте. Социаль хезмәт үзгәртеп корылды, без дистанцион эшкә күчтек. Дәүләт кешеләргә, балалы гаиләләргә һәм эшсез калганнарга ярдәм итү буенча тиңдәшсез чаралар күрсәтте. Яңа чаралар кертелде һәм гамәлдәге социаль ярдәм чаралары озайтылды. Республика бюджетыннан гына да күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итүгә 500 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелде, бу өч яңа социаль ярдәм чарасына бүленде. Тулаем алганда, быел тармак бюджеты артты», - диде ул.
Зарипова республикада халыкның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү чараларының киң, күләмле һәм нәтиҗәле системасы формалаштырылганлыгын әйтте. Бу-күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, өлкән кешеләр. Әйтик, аз керемле булган 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнүче гаиләләр өчен пособиеләрне 53 меңнән артык кеше алды.
«Без бүген бу чаралар адреслы, төгәлрәк булсын өчен эшлибез. Без мохтаҗлык критерийларын ярдәм һәм бюджет акчалары аеруча мохтаҗ гаиләләр файдасына барсын өчен кертәбез», — дип искәртте Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз