news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптән китәргә мәҗбүр булган укытучы «Интертат»тагы язмадан соң эшенә кире кайтты

Башлангыч сыйныф укытучысының мәктәпкә кире кайтуын ата-аналарга лицей директоры хәбәр иткән.

Мәктәптән китәргә мәҗбүр булган укытучы «Интертат»тагы язмадан соң эшенә кире кайтты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 185нче санлы күп профильле лицееннан китәргә мәҗбүр булган башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Садыйкова «Интертат» сайтында чыккан материалдан соң мәктәпкә кире кайткан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә балаларын шул мәктәпкә йөртүче ата-аналар хәбәр итте.

«Безнең яраткан укытучыбыз Эльвира Мирсагитовна янәдән безнең белән. Бу искиткеч яңалыкны безгә 14 гыйнвар көнне җыелышта мәктәп директоры Наталья Вадимовна әйтте. Бүгенге көннән укытучыбыз эшкә чыкты. Балаларны 4 көн башка мөгаллим укытып торды», — диде ата-аналар.

Казанның 185нче санлы күп профильле лицеенда 2 «Г» сыйныф җитәкчесе булып эшләгән Эльвира Садыйкованың эштән китүе турында язган идек. Ул вакытта әти-әниләр укытучыны яклап чыкты. Алар фикеренчә, сыйныф җитәкчесе гаризаны уку-укыту бүлеге мөдире белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар аркасында язарга мәҗбүр булган. Бу мәсьәлә зур шау-шу чыгарырга, Казан Мәгариф идарәсенә кадәр барып җитәргә өлгерде.

«Интертат»та чыккан язмадан соң укытучы мәктәпкә кире әйләнеп кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100