news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова: Башкортстан татарларында татарлык күпкә тирәнрәк

Белгеч Актаныштагы конференциядә экспедиция нәтиҗәләре турында сөйләде.

(Актаныш, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең төрле төбәкләре белән чагыштырганда, Башкортстан татарларында татарчылык күпкә тирәнрәк. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире Гөлнара Гадрахманова шушы фикерен Актанышта фәнни-гамәли конференциядә әйтте.

Ул дистанцион рәвештә «Башкортстан татарларының гаилә һәм хезмәт кыйммәтләре» темасына доклад белән чыгыш ясады. Россиянең төрле төбәкләрендә экспедицияләр уздырылганын әйтте. 

«Төрле төбәк татарларына тел, мәдәният, дин, гореф-гадәтләр мөһим. Экспедиция барышында бүгенге татарлык күбрәк нәрсәгә нигезләнүенә төшенергә теләдек. Тикшеренүләрдә төрле төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда нинди кыйммәтләр булуын ачыкларга тырыштык», — диде.

Гөлнара Гадрахманова Башкортстан татарларында, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, татарлык көчлерәк булуын әйтте. «Алар туганнар белән мөнәсәбәтләр турында тагын да күбрәк сөйләделәр. Алар авылга, җиргә нык береккән, ааыл хуҗалыгы белән актив шөгыльләнәләр», — диде. 

«Татар гаиләләрендә еш кына әтинең мөһим ролен әйттеләр. „Төпчек бала әти-әнисен карарга тиеш“ дип әйттеләр. Олы балалар фикере мөһим. Башкортстанда бу татарчылык үзенчәлеге аеруча чагылыш тапты», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100