Тәрбиягә гаиләдә нигез салына

Узган ел Татарстанда 2000 нән артык ятим гаиләләргә тәрбиягә алынган
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 2007 елда Татарстанда ятим һәм караучысыз калган 2000 нән артык бала гаиләләргә тәрбиягә алынган. Опека һәм попечительлек органнары мәгълүматларына караганда, гомумән алганда, республикада хәзерге вакытта мәрхәмәтле куллар җылысын тоюга ирешкән 9 мең 809 шундый бала исәпләнә. Казна йортларында тәрбияләнүчеләрне үзләренә алучы гаиләләр арту нәтиҗәсендә 2007 елда республикада 2 интернат ябылган. ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев белдергәнчә, шул юл белән балалар йортларын ябу үзмаксат түгел, иң мөһиме: социаль ятимлекне профилактикалау зарур.
Соңгы ике елда Татарстанда гаиләләргә тәрбиягә бирелгән ятимнәр саны ел дәвамында ачыкланган ятимнәрдән артып китсә дә, сөенергә иртәрәк. Ел саен 1700 ләп бала ата-ана назыннан мәхрүм калса, шуларның 1300 е – үз ана-анасы исән килеш ятимлек ачысын тоярга мәҗбүр. «Тормыш шартлары авыр булган гаиләләрдә профилактика эшләрен җәелдерү кирәк», – ди Наил Вәлиев. Аның фикеренчә, проблемалы гаиләләрдә генә түгел, бу эшне уңышлы дип саналган гаиләләрдә дә алып бару зыян итми. Министр ассызыклаганча, бар яктан тәэмин ителгән гаиләләрнең 86 процентында бүген бала тәрбияләүгә тиешенчә игътибар бирелми. Ата-ана карьера артыннан омтылып, балалар белән шөгыльләнүгә вакыт таба алмый. «Тәрбиягә балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары үз өлешен кертсә дә, аңа нигез гаиләдә салына», – ди республиканың баш укытучысы.