Сурия Усманова: “Коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар дәүләт ярдәменнән читкә кагыла”

Коммерцияле булмаган оешмалар РФ Иҗтимагый палатасы үткәргән конкурс грантларына лаек булган
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Коммерцияле булмаган оешмаларның бүгенге көндә дәүләт ярдәменә ихтыяҗы ни дәрәҗәдә? Бүген әлеге проблема “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә күтәрелде. Күңелне борчыган мәсьәлә буенча журналистлар белән иң элек “Медицина эшчәнлегенең хокукый тәэминаты үзәге” иҗтимагый оешмасы директоры Сурия Усманова уртаклашты.
Сурия ханым билгеләп узганча, Татарстанда 4 меңнән артык иҗтимагый оешма теркәлгән. Ул белдергәнчә, кызганычка каршы, коммерцияле булмаган күп кенә иҗтимагый оешмалар дәүләт ярдәменнән читкә кагыла. Нәтиҗәдә, аларның әһәмиятлелеген халык та танымый. “Шәхсән мин җитәкләгән оешма да бүгенге көндә дәүләт булышлыгыннан мәхрүм”, - дип белдерде Сурия Усманова. Иҗтимагый оешма җитәкчесе ассызыклаганча, дәүләт тарафыннан өмет ителгән финанс ярдәме - шактый минималь чыгымнар. “Без оешма дәрәҗәсендә гамәлдә торуыбызны тулысынча тәэмин итәр өчен акча сорамыйбыз бит. Чыгымнарның күпчелек өлешен үз тырышлыгыбыз белән капларга тырышабыз”, - ди Сурия ханым. Аның әйтүенчә, “Медицина эшчәнлегенең хокукый тәэминаты үзәге” иҗтимагый оешмасы 4 ел вакыт гамәлдә тора һәм аны формалаштыру кыенлыклары белән очрашканда, бары тик шәхси элемтәләр генә хәлдән чыгарга ярдәм иткән.
Аның сүзләренә караганда, бүген матбугат очрашуына килгән күп кенә иҗтимагый оешма вәкилләре Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы грантларын җиңгән. “Киләчәктә грантларга дәгъва кылу процессында эзләнүләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән иҗтимагый советлар булдыру уңайлы булыр иде”, - дип саный Сурия Усманова. Ул мисал китереп узганча, илнең башка төбәкләрендә, өлкәләрендә ел саен иҗтимагый оешмаларга ярдәм рәвешендә грант бүлеп бирүне күздә тоткан конкурслар үткәрелә. Җәмәгатьчелек вәкилләре иҗтимагый оешмалар йортына да мохтаҗлык тоя. “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге өчен бина табу – иң кискен проблемаларның берсе”, - дип билгеләп узды Сурия Усманова.
Иҗтимагый оешмаларга мәгълүмати ярдәм мөһимлегенә дә тукталып, ул РФ Иҗтимагый палатасының, төрле газеталарда, матбугат чараларында иҗтимагый оешмаларның эш асылын яктыртучы махсус рубрика-сәхифәләр барлыкка килүенә ирешүен телгә алып узды.
Сурия Усманова ТР хакимияте органнарына ТР Президенты, Хөкүмәте, министрлыклары, шәһәр һәм район күләмендә конкурслар оештыру, коммерцияле булмаган оешмалар өчен укыту-методик үзәге булдыру, ТР иҗтимагый оешмалар форумы үткәрү кебек тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Җиңүгә лаек булган үз проекты турында сөйләгәндә, “Медицина эшчәнлегенең хокукый тәэминаты үзәге” иҗтимагый оешмасы директоры аның, сәламәтлек саклау өлкәсендә хәрби хезмәт сафларына чакырылучыларның хокукларына кагылышлы булуы турында әйтеп үтте.