Башкалада һөнәри лицейлары рекламалана

Бүген башкаланың 50 нче һөнәри лицее базасында шәһәрнең һөнәр бирүче урта уку йортлары укучылары үз белем учакларын тәкъдим итте.
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Билгеле булганча, сантехник, электрик, төзүче, пешекче, слесарь кебек күп кенә һөнәрләрнең бүгенге көндә дәрәҗәсе түбәнәя бара. Башкаланың “Медиа-транс” реклама оешмасы башлангычы белән, нәкъ менә шуларның рейтингын арттыруны күздә тотып оештырылган бүгенге чараның төп асылы — һөнәри лицейлары турында реклама роликлары ясау иде.

“Мәгълүм булганча, республика күләмендә зур төзелешләр бара һәм аларга эшче көчләр җитми. Бүгенге чара ярдәмендә, без, аны оештыручылар, сезнең яшьтәшләрегезгә ничек һәм кайларда акча эшләп табарга булганлыгын аңлатырга телибез. Шул ук вакытта һөнәри лицейлары ярдәмендә төшерелгән роликлар аша аларга һөнәр сайларга ярдәм итүне максат итеп куябыз”, - дип билгеләп үтте яшьләргә мөрәҗәгатендә “Медиа-транс” компаниясе генераль директоры Рөстәм Мөхәммәтҗанов. Һәм бу юнәлештә студентларның ярдәменә өметләнүенә басым ясады.
Бәйге тибындагы чара ике юнәлештә бара. Аның беренче турында яшьләр уку йортлары, аларның мөмкинлекләрен чагылдырган роликлар тәкъдим итү белән бергә, үзләренең шаянлыгын һәм тапкырлыгын сынап карады.
Билгеле ки, 50 нче һөнәри лицей бухгалтерлар, ЭВМ операторлары, токарьлар, лифтлар буенча электриклар, радиоэлектрик аппаратураларын көйләүчеләрне әзерли. Әлеге уңайдан лицей яшьләре тарафыннан тәкъдим ителгән роликта төп басым нәкъ менә шул һөнәрләргә ясалды.
Жюри тарафыннан әлеге проектның беренче турында тапкырлыгы, сүзгә осталыгы, артистлык сәләте булганнар сайлап алынды. Алар арасында 50 нче лицейдан 3 кыз һәм бер егет икенче турга узды.
Оештыручылар әйтүенә караганда, өч этапта үткәрелүче конкурста иң яхшы, иң оста егермегә якын кеше сайлап алына һәм алардан махсус команда оештырыла. Шәһәр күләмендә башланып киткән әлеге проект, командага тупланган егет-кызлар, шулай ук һөнәри лицейлар һәм һөнәрләргә багышланган махсус роликлар ярдәмендә, соңыннан Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да тәкъдим ителәчәк.