Ютазыда районында ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән план белән таныштылар

Чаралар арасында бер гасырлык тарихы булган авылларга сәяхәт кылу, «Халык биюләре», «Милли ашлар» мастер-класслар уздыру һ.б. бар.
(Ютазы, 14 декабрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Илмира Галиева). Ютазы районы хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова түгәрәк өстәл артында катнашучылар игътибарын ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән план белән таныштырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әйтик, бер гасырлык тарихы булган авылларга сәяхәт кылу, «Халык биюләре», «Милли ашлар» мастер-класслар уздыру, төрле ярышлар оештыру тәкъдимнәре яңгырады. Әлеге идеялар чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина тарафыннан хупланды.