news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең 2020 елга эш планы билгеләнде

Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәме узачак.

Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең 2020 елга эш планы билгеләнде
tatar-congress.org

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советының чираттагы утырышы узды. Совет әгъзалары 21 ноябрьдә уздырылган өлкә татар милли-рухи активы җыелышына йомгак ясады, анда кабул ителгән резолюцияне расладылар. Бу турыдаБөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Яңа елның беренче кварталында Самараның «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең 50 еллыгы зурлап бәйрәм ителәчәк. Утырышта «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең юбилей концертын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру турында килешенде.

«Самара татарлары» журналының 2020 елда чыгарылачак саннары күбесенчә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр төркеме активисты Ринат Мөхәммәтҗанов бу темага мәкаләләр бәйгесе игълан итәргә тәкъдим итте.

Мартта уздырылачак «Татар акценты» фотокүргәзмәсенә дә Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эшләр кабул ителәчәк.

Оешманың Совет әгъзасы Альбина Мәхмүтова февральдә Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган шигърият кичәсе уздырырга тәкъдим итте.

Утырышта «Бердәмлек» татар газетасына яздыру кампаниясе турында да сүз барды. Ильяс Гомәр улы иллеләп кешене өлкә татар газетасына яздырырга вәгъдә итте.

Альбина Харис кызы 22 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында татар балалары өчен Чыршы бәйрәм уздырылачагын искәртеп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100