news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Лениногорск районында реабилитация үзәгендә булды.

Лениногорскида халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр
zamansulyshy.ru

(Лениногрск, 14 декабрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск районында министрлык карамагындагы оешмаларда халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре һәм тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк белән бергә Лениногорск шәһәрендә ачылган «Сила в детях» реабилитация үзәгендә булды.

Кунакларны фондны гамәлгә куючы Адель Заһретдинов һәм фонд директоры урынбасары Айгөл Әхмәтова каршы алды.

Сәфәр кысаларында Эльмира Зарипова Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, анда яшәү шартларын өйрәнде, «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә озак вакытка карау системасы буенча белем алган социаль хезмәткәрләр белән аралашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100