Казанда, салют һәм фейерверклар аттыру өчен, өч мәйданчык билгеләнгән

Шәһәр мэры коткаручылардан бәйрәмне һәлакәтләр килеп чыкмаслык итеп, оештыруларын таләп итте

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казанда, салют һәм фейерверклар аттыру өчен, өч мәйданчык билгеләнгән.
Бүген Казан мэрына аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов хәбәр иткәнчә, әлегә 1 мәйданчык ипподром янында булыр дип карар кылынган, 2 нчесе – Каенлыктагы машиналар кую урынында, 3 нчесе – Яңа Савин районында, Сабан туе уздырыла торган урында.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин казанлылардан моңа аңлау белән карауларын сорады, моның, шәһәр халкының иминлеген һәм сәламәтлеген саклау максатыннан, эшләнелүен әйтте.
“Без фейерверклар һәм хлопушкалар турында белмәгән заманнар да бар иде, ә яңа ел һәм бәйрәм рухы күтәренкелеге күңелләрдә күбрәк иде”, - дип өстәде ул.
Фердинанд Тимерханов искәртеп үткәнчә, 2013 нче елның 15 нче декабреннән 2014 нче елның 1 нче февраленә кадәр Казан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә, аны бозган өчен, административ санкцияләр артачак.
Хәзерге вакытта Яңа елга багышланган чаралар уза торган объектлар тикшерелә. 20 нче декабрьдә аларны төгәлләү планлаштырыла. Ә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бәйрәмгә 25 нче декабрьдә әзер була.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ТР Президентының янгынга каршы махсус режимны кертү карары кешеләр турында кайгырту белән аңлатыла.
“Күпләр бәйрәм атмосферасында игътибарлылыкны һәм куркынычсызлыкны югалта, үзләрен генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куя. Шуңа крә без ТР Президенты указын үтәргә тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Шәһәр мэры Гражданнарны яклау идарәсенә халыкка аңлату эшләре алып барырга һәм, бәйрәм һәлакәтсез узсын өчен, барысын да оештырырга кушты.