Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Скай Экспресс» авиакомпаниясе вәкилләре белән очрашу үтте

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Скай Экспресс» авиакомпаниясе вәкилләре белән очрашу үтте

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов «Скай Экспресс» авиакомпаниясе җитәкчелеге белән очрашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге. Очрашуда ике арада хезмәттәшлек мәсьәләләре каралган.

«Скай Экспресс» компаниясе Россиянең авиация базарында әле яңа оператор. Ул 2007 елның гыйнвар ахырында гына даими рейслар ясый башлады. Мәскәүнең «Внуково» аэропортын үзенең базасы иткән компания Россиянең Ауропа өлешенә хезмәт күрсәтә. Күптән түгел «Скай Экспресс» Мәскәүнең «Внуково» аэропортыннан Казанга да рейслар ачты. Хәзер компаниянең Боинг 737 очкычлары көн саен ике башкала арасында пассажирлар ташый. Самолет Мәскәүдән 19 сәгать 35 минутта кузгалып китсә, Казанга 21 сәгать 15 минутта килеп төшә. Татарстан башкаласында 1 сәгать торганнан соң очкыч янәдән Мәскәүгә юл ала.