ТР вице-премьеры Зилә Вәлиева ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия утырышында катнашты

ТР вице-премьеры Зилә Вәлиева ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия утырышында катнашты

(Мәскәү, 14 декабрь, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Кичә РФ Тышы эшләр министрлыгының Спиридоновкада урнашкан бинасында ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе утырышы үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты. Ул ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Республикасы комиссиясе рәисе дә булып тора.

Утырышта 2006-2007 елларда башкарылган эшләр турындагы хисап белән Комиссия рәисе, РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров чыгыш ясады. Бирегә җыелучылар РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенконың ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 34нче сессиясе нәтиҗәләре турында докладын да тыңлады. Ул сессия эшендә катнашкан Россия делегациясен җитәкләгән булган.