Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы 21 декабрь көнне дәвам итәчәк

Татарстан Дәүләт Советының 34нче утырышы 21 декабрь көнне дәвам итәчәк

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Денис Тихонов). Бүген республика парламенты бинасында Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышы булды. Әлеге чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Утырыш барышында Президиум әгъзалары Татарстан Дәүләт Советның 34нче утырышын 2007 елның 21 декабрендә дәвам итү турында карар кабул итте. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге закон проектларын кертергә тәкъдим ителде: “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарын халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре белән тәэмин итү турындагы Татарстан Республикасы Законын гамәлдән чыккан дип тану турында” (1нче укылыш), “Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” (3нче укылыш), Татарстан Республикасының башкарма дәүләт хакимияте органнары турында“гы Татарстан Республикасы Законының 45нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” (3нче укылыш), “Кайбер муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында” (2нче укылыш), “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” (2нче укылыш), “Җирле референдум турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” (2нче укылыш), “Баулы муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составында муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен һәм статусын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” (1нче укылыш), “Лениногорски муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составында муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен һәм статусын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” (1нче укылыш), “Татарстан Республикасы референдумы турында” (1нче укылыш) һәм “Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарын Татарстан Республикасы дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләре белән тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлдән чыккан дип тану турында (1нче укылыш).

ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үтенече буенча Татарстан парламентының 34нче утырышы көн тәртибеннән ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру турында” һәм ТРның 2004-2013 елларга исәпләнгән ТР дәүләт телләрен һәм ТРдагы башка телләрнең саклап калу, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасы хакындагы мәгълүмат төшереп калдырылган. Бу Татарстан халыклары съездында ТРда Дәүләт милли сәясәте концепциясен хуплау һәм IV Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары фикерләре һәм тәкъдимнәре белән аңлатыла. ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр әлеге мәсьәләне 2008 елның беренче кварталында тыңларга тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советының 34 утырышының көн тәртибенә бишенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына сайлануларына бәйле рәвештә, республика парламенты депутатлары Гөлнара Сергеева һәм Фоат Комаровның депутатлык вәкаләтләре вакытыннан алда тәмамлану турындагы мәсьәләләр дә кертелде.

Өстәвенә, утырышта ТР Дәүләт Советы комитетларына башлангыч тикшерүгә тапшыру өчен 8 закон проекты тәкъдим ителде.