Түбән Кама спортчыларын юбилей белән “Минута славы” финалчылары котлый

Түбән Кама спортчыларын юбилей белән “Минута славы” финалчылары котлый

(Түбән Кама, 14 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада иң зурлардан саналган “Шинник” спорт комплексы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге истәлекле датага багышланган бәйрәм чарасы бүген кич белән башлана.

Биредә Россия Җиңел атлетика федерациясе, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, спорт ветераннары, шәһәрне эре предприятие җитәкчеләре, шулай ук Түбән Каманың муниципаль хакимият хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә.

Юбилей тамашасына җыелучылар өчен “Минута славы” телевизион проекты финалчылары – бертуган Калуцкийлар катнашында концерт узачак. Өстәвенә, тантаналы чара вакытында “Түбән Кама Шина” ААҖнең беренче генераль директоры Николай Зеленов кубогына Бөтенроссия җиңел атлетика турнирын ачу булачак. Ике көн дәвамында әлеге ярышларда бөтен Россиядән җыелган иң көчле спортчылар көч сынашачак.