Түбән Кама районында чыккан янгында бер бала аздан гына үлемнән калган

Түбән Кама районында чыккан янгында бер бала аздан гына үлемнән калган

(Түбән Кама, 14 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районында сабыйның ут белән шаяруы аздан гына фаҗига белән төгәлләнми кала. Кичә Олы Афанас авылында күп катлы йортларның берсендә фатирга ут каба.

Вакыйга булган урынга коткаручыларның ике расчеты килә. Әмма янгын ут белән көрәшүчеләр килеп җиткәнче үк сүндерелә. Түбән Кама янгынга каршы хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “кызыл әтәч” берәүгә дә зыян китерми. Янгын чыгуга ата-аналары караучысыз калдырган кечкенә бала гаепле. Ул шырпы табып кәгазьгә ут төртә һәм шуннан соң ялкын телләре өйдәге җиһазга күчә.