РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды эшчәнлеге турында фикер алышалар

РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды эшчәнлеге турында фикер алышалар

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Бүген РФ төбәкләр үсеше министры Дмитрий Козак “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды турында”гы федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе үткәрә.

РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмә барышында фондның генераль директоры Константин Цицин аның эшчәнлеген оештыру буенча үткәрелгән эшләр турында хисап тотачак, агымдагы эшләр торышы турында хәбәр итәчәк һәм киләчәккә планнар билгеләячәк.

Дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды федераль законны үтәү өчен оештырылган һәм төбәкләр белән өлешкә кереп күп фатирлы йортларын ремонтлауны һәм гражданнарны аварияле дип табылган һәм сүтәргә тиешле йортлардан күчерүне финанслаячак.

2007 елда әлеге максатларга 240 миллиард сум акча бүленгән. Фонд чыгымнарын составына РФ Президенты, РФ хөкүмәте, Федераль Җыен һәм Иҗтимагый палата вәкилләре кергән күзәтү советы контрольлек итә.

Киңәшмәдә РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Круглик, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль агентлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы Владимир Бланк, Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм Иҗтимагый палатасы вәкилләре, шулай ук Россиянең 70 субъектыннан торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелешне реформалаштыру мәсьәләләренә кураторлык итүче җитәкчеләр катнашыр дип көтелә.

Киңәшмәдә Татарстан ягыннан ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнаша.