Казанда Бөтендөнья татар конгрессы дүртенче корылтаеның төп чаралары тәмамланды

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы дүртенче корылтаеның төп чаралары тәмамланды

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессы дүртенче корылтаеның төп чаралары тәмамланды. “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә узган пленар утырышында корылтай эшчәнлегенә йомгак ясалды. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Җыенда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле илчесе Назыйф Мириханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия Федерациясе татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова һәм башкалар катнашты.

Пленар утырыш башланганчы, Фәрит Мөхәммәтшин делегатларны һәм кунакларны корылтай исеменә килгән РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы белән таныштырды. Котлаулар арасында шулай ук ук Бөтендөнья әрмән конгрессыннан, Улъяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовтан, ТР халыклары ассамблеясе президиумыннан, Приморье крае вице-губернаторы Андрей Нориннан, Россия ватандашлары халыкара советы президиумыннан, граф Петр Шереметьевтан, дөнья татарлары лигасы рәисе Гали Акыштан килгән тәбрикнамәләр бар.

Бүген конгресс делегатлары төшкә кадәр «Фән, мәгариф һәм мәдәниятнең татар халкының үзенчәлеген һәм рухи хәзинәсен саклап калудагы роле», «Милли яңарышта хәзерге эшмәкәрләрнең роле һәм татар химаячелеге традицияләре», «Бүгенге дөньяда татар яшьләре» дип аталган секцияләрдә фикер алышты. Пленар утырышта секцияләр эшенә дә йомгак ясалды.«Фән, мәгариф һәм мәдәниятнең татар халкының үзенчәлеген һәм рухи хәзинәсен саклап калудагы роле» дип аталган секция рәисе, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, бу секциядә эшлекле фикер алышу оештырылган. Анда катнашучылар татар белеме өлкәсендә гуманитар фәннәрне һәм милли мәгарифне үстерүнең киләчәге, хәзерге шартларда татар халкының рухи кыйммәтләрен барлау һәм үстерүнең кулай принципларын булдыру хакындагы мәсьәләләр буенча эшлекле тәкъдимнәр керткән. Әлеге проблемаларны хәл итүдә Бөтендөнья татар коргрессының роленә тукталган, теге яки бу мәсьәләләрнең хокукый якларын ачыклаган. “Делегатлар фикеренчә, милли мәдәниятны үстерү буенча хәйран уңай үзгәрешләр булды. Аерым алганда, мәдәният эшенә татарлар күпләп яши торган төбәкләр җәлеп ителде”, - диде Разил Вәлиев. Корылтайда катнашучылар фикеренчә, әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә җитәрлек. Мәсәлән, кайбер төбәкләрдә мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә караган федераль законнар үтәлми. Бу үз чиратында милли мәдәният һәм мәгариф чараларының тиешенчә финансланмавына китерә.

Әлеге секциядә катнашучылар эш барышында эшлекле тәкъдимнәр дә кабул иткән. Болар –“Татар халкының социаль-икътисадый һәм этномәдәни куәтен арттыру” дип аталган федераль-максатчан программа эшләү һәм кабул итү (Россиядә яшәүче германнарның мондый программасы кабул ителгән инде) , күренекле татар галимнәрен җәлеп итеп, татар мәдәнияты һәм тарихы буенча гуманитар фәннәрне үстерү концепциясен эшләү, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез тарихына кагылышлы чыганакларны, документларны тарихи ватанга кайтару системасын булдырырга, татар һәм Татарстан тарихы буенча чит илләрдә сакланган язма чыганакларның белешмәләр банкын булдыру турындагы тәкъдимнәр. Алар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына Россия Федерациясендә татар телендә белем алучы балаларның санын һәм сыйфат дәрәҗәсен күрсәткән белешмәләр базасын эшләргә, милли белем алуны тәэмин итү максатыннан, “Мәгариф турындагы” РФ законына үзгәрешләр кертү һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф бүлеген булдыру турындагы тәкъдим белән чыгарга киңәш итә. “Милләтчелек, ксенофобия һәм сепаратизмга юл куймыйча, укучыларны тәрбияләү максатларында, уку-укыту процессында диннәр тарихлары предметын кертергә, татар телендә гомумроссия дәүләт газетасы булдырырга, радио һәм телевидение каналларында тарихи программалар булдыру турында федераль хакимият органнарына тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә, Интернет челтәрендә латин графикасын гамәлгә кертергә, Татарстан Республикасының югары уку йортларында ватандашларбызга укырга керү квоталары бирү системасын камилләштерергә, Казан шәһәрендә чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез музеен төзүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

«Милли яңарышта хәзерге эшмәкәрләрнең роле һәм татар химаячелеге традицияләре» дип аталган секция эшчәнлеге турында ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев хисап бирде. Аның сүзләренә караганда, утырышта катнашучылар агымдагы елның Татарстанда Хәйрия елы булуын исәпкә алып, Россиянең татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә хәйриячелек мәсьәләләренә, бу эштә җәмәгатьчелек һәм дәүләт мөнәсәбәтләренә зур игътибар бирде. “Делегатлар бигрәк тә Россия белән Татарстан Республикасы дәүләт органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәнең 2 нче маддәсе, 4 пунктын, татарларның милли-мәдәни тормышын үстерү өчен чаралар эшләү максатыннан, гамәлгә кертү кирәклеген белдерде. Бары тик Россия төбәкләренең икътисади потенциалына таянып, татар диаспорасының көчен файдаланып, Татарстан белән хезмәттәшлек итеп кенә, төбәкләрдә яшәүче татарларның тормыш дәрәҗәсен күтәреп була”, - дип белдерде Марат Галиев. Утырышта катнашучылар ТР Минимтрлар Кабинетына, мәгълүмат өлкәсендәге сәясәтне яхшырту максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетын һәм аның карамагындагы оешмаларны республиканың электрон хөкүмәтенә кертергә тәкъдим итте. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына, Башкарма комитетка РФ төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә яшәүче татар эшмәкәрләренә дәүләт ярдәме күрсәтү турында программасының, Татарстан Сәүдә йорты һәм аларның бүлекчәләренең республикадагы зур компанияләрнең дилерлары белән хезмәттәттәшлек итү концепциясен эшләргә киңәш ителә. Делегатларның шулай ук “Казан ярминкәләр үзәге”ндә традицион мөселман дини күргәзмә-ярминкә оештырырга теләкләре зур.

Пленар утырышта «Бүгенге дөньяда татар яшьләре» дип аталган секция эшчәнлегенә галимә Резидә Сафиуллина йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге утырышта заманча татар яшьләре образын тудыру омтылышы, аларны милл тормышка тарту юллары каралган. Бу юлда торган авырлыкларның татарларның читтә сибелеп яшәвенә, туган телгә ихтыяҗ һәм милләттәшләребезне берләштерүче милли канал булмавына кайтып калганын ачыклаганнар. Резидә Сафиуллина фикеренчә, бүген яшьләргә туган телне заманча технологияләр ярдәмендә өйрәтү зарур. Бер уңайдан ата-аналарны тәрбияләү, халык педагогикасын файдалану, милли мәсьәләләрне шәхси мәнфәгатьләрдән өстен кую, яучылык системасын торгызу, Ислам традицияләренә нигезләнгән тормыш алып бару да сорала.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин, секция эшчәнлеге турындагы хисапларны тыңлаганнан соң, һәрберсендә эшлекле сөйләшүләр булганлыгын һәм мөһим документлар кабул ителгәнлеген билгеләп үтте.

Аннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүз алып, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән корылтайны оештыру комитетының конгресска зур ышаныч күрсәтүен ассызыклап үтте. “Бу көннәрдә Казанда үтә торган корылтай 5 еллык эшкә нәтиҗә ясый. Бу эшләр – сез эшләгән эшләр. Мин сезгә моның өчен рәхмәтлемен һәм уңышлар теләп калам”, - дип белдерде ул. Һәм ТР атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтовка – “Татарстан Республикасы халык артисты”, Башкортостаннан “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Кәрим Яушевка “ТР атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирү турында игълан итте. Бер төркем милләттәшләребез шулай ук “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” һәм “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкләнде.

Корылтай делегатлары бертавыштан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының ике корылтай арасындагы эшчәнлеген уңай дип бәяләде. Алар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының 1998 елның 24 апрелендә РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән Уставына, федераль законнарга төзәтмәләр керү сәбәпле, үзгәртүләр кертү өчен тавыш бирде. Уставны яңадан РФ Юстиция министрлыгында теркәтү вәкаләте Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына тапшырылды.

Бөтендөнья татарларының дүртенче җыенында катнашучылар корылтайның резолюциясен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, татар һәм башкорт халкына, татар халкына мөрәҗәгатьләр кабул итте. Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлап куйды. Конгресс делегатлары һәм кунаклары өчен, дүртенче корылтай уздырылу уңаеннан, ТР Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе оештырылды. Бүген корылтайның төп чаралары Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре концерты белән тәмамлана.