Иран тышкы эшләр министры Манучехр Моттаки ТДГПУ студентлары белән очрашты

Иран тышкы эшләр министры Манучехр Моттаки ТДГПУ студентлары белән очрашты

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген эшлекле сәфәр белән Казанга килгән Иран Ислам Республикасы делегациясе җитәкчесе – Иран тышкы эшләр министры Манучехр Моттаки, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Идел буе төбәге иранистика үзәге студентлары белән очрашты.

Иран тышкы эшләр министрын Иран Ислам Республикасы генераль консулы Резу Багбан Кондори, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Борис Павлов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы эшләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры Җәмил Нигъмәтов һәм башкалар озатып йөрде.

Манучехр Моттаки фарсы телен өйрәнүче, Иран мөселман республикасы мәдәнияте һәм тарихы серләренә төшенүче студентлар белән аралашуын башлап җибәрү алдыннан, аларның һәркайсының исемен сорап чыкты. Ул әлеге очрашу мөмкинлеген биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен җиткерде.

“Иран – борынгы тарихлы һәм бай мәдәниятле ил. Безнең халык һәрвакыт дингә ышанучан булды, ә Иран беркайчан да беренче булып сугыш игълан итмәде. Иран халкы гаделлекне һәм тынычлыкны ярата, ә ил барлык күршеләр белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә омтыла”, - дип белдерде Иран министры. Аның әйтүенчә, 800 ел элек Иран дәүләтендә тукылган иң борынгы келәм бүгенге көндә Дәүләт Эрмитажында саклана. Моңа өстәп, ул иранлыларның төрле төсләр белән бизәп, келәм тукудагы осталыкларын ассызыклады.

“Иранга яңа дин килгәч, Иран халкы ислам диненең дуслык, тынычлык юллаучы дин булуына ышанды. Без гарәпләрдән ислам динен кабул итсәк тә, фарсы телебезне саклап кала алдык”, - дип билгеләп үтте Манучехр Моттаки. “Фарсы теле белән кызыксынучы галимнәр һаман да арта бара. Фарсы шигырьләре барлык халыкларга карата ихтирамлы булырга чакыра”, - ди ул.

Мактаулы кунаклар ТДГПУның иранистика үзәгенә оештыру техникасын, китапханәгә фарсы телендәге әдәбият бүләк итте. Алдагы көннәрдә Иран министры 2 шәр томлы 5 фарсы-рус сүзлеген бүләк ителәчәгенә вәгъдә бирде.

Очрашу тәмамланганнан соң Иран тышкы эшләр министры Манучехр Моттаки университетның мактаулы кунаклар китабында истәлек язуын калдырды. ТДГПУ да Иран дипломатлары шулай ук гарәп үзәгендә дә булды.

Иранның тышкы сәясәт ведомствосы башлыгының Татарстан башкаласына килүенең төп максаты - Россиягә сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча ике яклы комиссиянең чираттагы җиденче утырышында катнашу. Иран кунаклары әүвәл берничә көн элек эшли башлаган Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгында булды. Дипломатик вәкиллек Казанның үзәгендә “Сувар-плаза” офислар үзәгендә урнашкан.

Төштән соң делегациянең Казанның берничә сәнәгать оешмасына баруы планлаштырылган иде.