Бүген яңа Дәүләт Думасы депутатлары таныклыклар ала

Бүген яңа Дәүләт Думасы депутатлары таныклыклар ала

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасының яңа составын раслый һәм яңа депутатлар корпусына мандатлар тапшырачак. “Без Үзәк сайлау комиссиясе утырышын иртәнге сәгать 10.00 дә үткәрәбез, биредә депутатларның ахыргы исемлеге расланачак һәм фракцияләр буенча мандатлар таратыла башлаячак”, - дип хәбәр итте ҮСК башлыгы Владимир Чуров.

5нче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга рәсми нәтиҗәләр нигезендә, “Бердәм Россия” парламентның түбән палатасында 315 урын, КПРФ – 57 урын, ЛДПР – 40 һәм “Справедливая Россия” 38 урын алган.

Кичә ҮСК Дәүләт Думасына кергән барлык дүрт партиядән дә сайланган кандидатларның 112се үзләренең депутатлык вәкаләтләреннән баш тартуга бәйле рәвештә, мандатларны яңадан бүлү эшен тәмамлады. “Бердәм Россия”нең федераль исемлегеннән 101 депутат мандаттан баш тарткан, шул исәптән РФ Президенты Владимир Путин һәм 70тән артык төбәк җитәкчесе. Парламентта эшләргә теләгән бердәнбер губернатор – Ярославль өлкәсе башлыгы Анатолий Лисицын.

“Справедливая Россия”дән мандатлардан сайланган депутатның 6сы, ул исәптән партия лидеры Сергей Миронов һәм танылган артист Валерий Золотухин баш тарткан.

КПРФ өч һәм ЛДПР ике мандаттан баш тарткан.

Искәртеп узабыз, Владимир Путин указы нигезендә, Дәүләт Думасының яңа составы үзенең беренче утырышына 24 декабрь көнне җыелачак.