Алабуганың ике мәктәбе миллионер булды

Алабуганың ике мәктәбе миллионер булды

(Алабуга, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Морт урта мәктәбе һәм Алабуганың 8нче мәктәбе счетларына тагын бер миллион сум күләмендә акча күчерелде. Бу юлы инде Татарстан бюджетыннан. Искәртеп узабыз, узган ел әлеге мәктәпләр, республиканың 87 гомумбелем бирү учреждениеләре белән беррәттән, бер миллион сум акча откан иде инде.

Әлеге бүләккә алар Россия мәктәпләре арасында“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында уздырылган конкурста җиңгән өчен лаек булды. Ул чакта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан акчаларны иң яхшы итеп бүлгән һәм алар ярдәмендә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләргә өстәмә акчалар бүлеп бирү турында карар кабул ителгән иде. Шуңа күрә әлеге вакыт аралыгында Алабуганың ике мәктәп коллективы үз алдына тагын бер миллион сум акча яулау максатын куйды.

Инновацияле белем бирү программаларын үзләштерүче 8нче мәктәп балаларга белем бирүнең уңай динамикасын үз җилкәсендә татыды инде. Узган ел беренче миллион сум акча фондыннан интерактив такта сатып алынды. “Әлеге такта алынганнан соң, эшлисе һәм укыйсы да кызыграк”, - дип белдерә укучылар һәм укытучылар. Конкурс шартлары буенча, республика гранты Россиянеке кебек үк, бары тик белем бирү ихтыяҗлары – методик әдәбият сатып алу, педагогик коллективның квалификациясен арттыруга, лаборатор җиһаз сатып алуга һәм өйрәтү-матди базаны ныгытуга өчен генә тотылырга мөмкин.

Мәктәп җитәкчелеге яңа җиһазлар һәм методик әдәбиятны яңа елда ук алырга ниятли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда Россиянең 1 миллион сум күләмендәге грантын Алабуга районының тагын ике мәктәбе отты. Алар Иске Юраш һәм Алабуганың 10нчы мәктәпләре. Районның мәгариф идарәсе башлыгы Илнур Шәймәрдәнов сүзләренчә, бер елдан соң алар шулай ук Татарстан Республикасы бүләгенә дәгъва кыла алачак.