Алабугада вакциналаштыру Яңа ел алдыннан тәмамланачак

Алабугада вакциналаштыру Яңа ел алдыннан тәмамланачак

(Алабуга, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабугада “Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проекты буенча риск төркеменә кергән кешеләр гриппка каршы вакциналаштыру үтә. Алар рәтенә 14 яшькәчә булган балалар, шулай ук үз эшчәнлекләре буенча кешеләр белән күп аралашучылар – укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре керә. Соңгы елларда 60 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләргә дә аерым игътибар бирелә.

Алабуга һәм районда атна саен 300ләп тирәсе кеше прививкалана, бүгенге көндә мәктәп укучыларының 97 процентына гриппка каршы укол ясалган инде. Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә әлеге күрсәткеч балаларның гомуми санының яртысыннан артып китми. Яңа елга кадәр Алабуга халык вакциналаштырылып бетәргә тиеш.

Бүгенге көнгә шәһәрдә грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Кискен тын юллары авыруы һәм кискен тын юллары вирус инфекциясенең 290 очрагы теркәлгән, бу узган атна белән чагыштырганда 1 процентка түбәнрәк.