Алабуга медицина учреждениеләре 36 миллион сумлык җиһаз алачак

Алабуга медицина учреждениеләре 36 миллион сумлык җиһаз алачак

(Алабуга, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга медицина учреждениеләре “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында быелның ахырына кадәр 36 миллион сумлык медицина җиһазлары алырга тиеш. 8 миллион сумлык җиһазларның бер өлеше Үзәк район хастаханәсенә китерелгән инде. Бу – балалар инкубаторы һәм яңа туган сабыйлар өчен үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты.

Алабуганың баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, яңа җиһазлар шәһәр бала тудыру йортына биреләчәк. “Әлеге аппаратлар җитлекми туган сабыйларны, шулай ук тумыштан гарип балаларны үлемнән алып калырга мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк без мондый сабыйларны Түбән Камага яки Казанга җибәрә идек”, - дип ассызыклады ул.

Шәфкать Әхмәтҗанов әйтүенчә, быел бала тудыру йортына тулысынча яңа җиһазлар урнаштырырга булганнар. Шунлыктан җиһазларның алдагы партиясен дә бу учреждениегә китерәчәкләр.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру процессында ук үзәк хастаханәдә һәм шәһәр поликлиникасындагы медицина җиһазларының 35 проценты яңага алыштырылган. Мисал өчен, бу учреждениеләрдә бүгенге көндә 7 яңа УЗИ аппараты бар. Элегрәк исә алар нибары ике һәм модельләре дә искергән иде. Белгечләрнең сүзләренә караганда, яңа УЗИ аппаратларының мөмкинлекләре күбрәк.

Үзәк район хастаханәсе яңа эндоскопик җиһазлар да алды. Биредә эшләүчеләр әйтүенчә, яңа аппаратлар күпкә уңайлырак, аларны хәтта яңа туган сабыйларны тикшергәндә дә кулланырга мөмкин. Киләсе елга тиешле медицина җиһазларының исемлеге билгеле инде. “Хәзер хирургия һәм гинекология бүлекләрен микроинструментлар белән тулыландырачакбыз”, - ди баш табиб Шәфкать Әхмәтҗанов.