Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә алмагач бакчасына нигез салганнар

Урманчылар "Штрейфлинг", "Спартак", "Башкорт чибәре" һәм "Антоновка" сортлы алмагачлар утырткан.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанның "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә алмагач бакчасына нигез салды. Бу турыда ТР Урманы хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.Урманчылар "Штрейфлинг", "Спартак", "Башкорт чибәре" һәм "Антоновка" сортлы 40 төп алма үсентесе утыртты."Без 28 ел дәвамында урман хуҗалыгын җитәкләгән һәм шактый талантлы урманчылар үстергән Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Тимерхан Габделхаков традициясен дәвам иттердек", - дип сөйләде җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев.Тимерхан Габделхаков ярдәме белән бистә үз алма бакчалары белән дан тоткан. Ул утырткан алмагачларның бер өлеше әле исән. Бакчаны кара җимешле миләш һәм карлыган үсентеләре белән тулыландырырга планлаштыралар.