Азнакай муниципаль районында “Җәлил укулары” бәйгесендә 200гә якын бала катнашты

М.Җәлилнең әсәрләрен татар, рус, инглиз, әрмән телләрендә сөйләделәр.
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 11 ноябрьдә Азнакай шәһәренең 8нче урта мәктәбе бинасында II халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә 175 бала көч сынашты. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе З. Миңнеханова чыгыш ясаучыларга уңышлар теләп, чараны ачып җибәрде.М.Җәлилнең әсәрләрен татар, рус, инглиз, әрмән телләрендә сөйләделәр. Кайбер әсәрләр коллектив рәвештә укылды. Катнашучылар арасында “Яшь җәлилчеләр” – үзләре каләм тибрәтүчеләр дә булды.Бәйгенең II этабы Бөгелмә шәһәрендә узачак.