14 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен дөнья күләмендә танылу алды, Татарстан китап нәшрияты 100 еллыгын бәйрәм итә.
Татарстан толерантлык үсешенә керткән өлеше өчен дөнья күләмендә танылу алды / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда эш сәфәрендә.Айдар Сәлимгәрәев: Кәгазь бәясе артса да, Татарстан китап нәшрияты эшен киметми / Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференция "Ногай" кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында үтте.Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре толерантлык министры белән очрашты / Очрашу Дубайда Халыкара түземлек көненә багышланган Бөтендөнья форумы кысаларында узды.Мәдәният министрлыгы Фатих Кәрим һәйкәле өчен иң яхшы эскизга бәйге игълан итте / Конкурс 2020 елның 5 февраленә кадәр дәвам итә.Тукай клубында Газинур Моратның иҗат кичәсе була / Шагыйрьнең 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә "Газинур Морат дусларын җыя" дип атала.Татар җырчысы Эльза Заяри Россиянең өметле яшь тавышларының берсе дип танылган / Эльза Заяри быел Казанда Глинка халыкара конкурсы лауреаты булды.Татар синтезаторында яңгыраячак хатын-кыз тавышын эзлиләр / Чит регионнарда “Тәлгать” татар синтезаторын тыңлыйлар, ди Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев.Фәрит Мөхәммәтшин: 100 еллыкны китап укучыларны югалтмыйча каршыладык / Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференция "Ногай" кунакханәсенең Тукай конференцияләр залында үтте.КФУ профессоры: Казанга кыш килергә ашыкмый / Татарстан башкаласында алдагы декада аномаль җылы булачак.Айдар Сәлимгәрәев: Китап ул - милли рухыбызның нигезе / Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган бәйрәм Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бара.Казан Кремле: Россиядә халыкларны берләштерүче даталарны билгеләп үтәргә тиешләр / Лилия Галимова Калуга өлкәсе губернаторының Уграда кара-каршы тору тәмамлануны мәңгеләштерүгә бәйле инициативасын шәрехләде.Камал театры Илдус Габдрахманов өчен куелган “Биюче” спектаклен видеода күрсәтә / Видеоспектакль иртәгә 18.00 сәгатьтә башлана.Рөстәм Миңнеханов Дубайда: Милләтара һәм динара татулык - үсеш перспективасы ул / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы II Бөтендөнья толерантлык саммитының пленар сессиясендә шул хакта сөйләде.