«Яшел Үзән» газетасы 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бәйрәмгә ветеран хезмәттәшләрен дә чакырганнар.

(Яшел Үзән, 14 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). «Яшел Үзән» газетасы редакциясе чирек гасырлык юбилеен якын дуслары, ветеран хезмәттәшләре белән матур бәйрәм итеп уздырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Газетабызны яратып, редакция хезмәткәрләрен хөрмәт итеп килгән һәрбарчагызга, биргән бүләкләрегезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез», — дип яза район редакциясе коллективы.