«Татар-информ»да «Tatar сүзе» бәйгесе турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә журналистлар чакырыла.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 14 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «Tatar сүзе» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада бәйгенең жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов, бәйгене оештыручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров катнашачак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.