Түбән Камада төрле милләт кызлары арасында бәйге оештырылды

Катнашучыларга сораулар да биргәннәр, бу төр викторинаны ТАССРның 100 еллыгына багышлаганнар.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр яшь түбәнкамалылар арасында  «Леди. Национальность» («Милләт гүзәле») бәйгесе узды. Катнашучылар өчен төп шартларның берсе туган телне белү иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Иҗади номердан тыш, 26 катнашучының һәркайсы үз милләтенең гореф-гадәтләрен тәкъдим итәргә тиеш булган.  Катнашучыларга сораулар да биргәннәр, бу төр викторинаны ТАССРның 100 еллыгына багышлаганнар.

Барлык кызларга истәлеккә бүләкләр тапшырылган, ә җиңүчене шартлы рәвештә сайлаганнар, чөнки Халыклар дуслыгы йортында һәрвакыт дуслык җиңә.