Чирмешән районында авыл хуҗалыгы белгече элеккеге терлекчеләрне газетага яздырды

Утыз Имән авылыннан 86 яшьлек Тәгъзимә әби Гыйрфанова һәм Кармыштан Саҗидә Минһаҗиева киләсе елның беренче ярты елында да район яңалыклары белән танышып барачак.

(Чирмешән, 14 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рәдиф Гайнуллин районның сыер савучы булып эшләгән ике ветеранын, үз акчасына, «Безнең Чирмешән» гә яздырып сөендерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Утыз Имән авылыннан 86 яшьлек Тәгъзимә әби Гыйрфанова һәм Кармыштан Саҗидә Минһаҗиева киләсе елның беренче ярты елында да район яңалыклары белән танышып барачак. Әлеге бүләге хакында Рәдиф Гайнуллин авыл хуҗалыгы ветераннары өчен район инвалидлар оешмасы оештырган чәй табынына җыелгач хәбәр итте.

«35 ел сыер савучы булып эшләдем. Гектар-гектар чөгендере дә эләкте. Эш бар дип шатланып эшләдек. Шул хезмәтләрне искә алып бүләк ясаганы өчен Рәдиф энебезгә бик зур рәхмәт», — диде Саҗидә Лотфулла кызы.