Бөтендөнья татар конгрессының Буа җирле бүлекчәсе чигү эшләренә конкурс игълан итте

Сөлге 2 метр озынлыкта, киңлеге 50 сантиметр булырга, тукыма башыннан чигелгән бизәкләрне кереп, өскә 40 см калдырып, «БУА» дигән сүз чигелгән булырга тиеш.

(Буа, 14 октябрь, «Татар-информ», «Байрак»). Буа районында 10 октябрьдән башлап декабрь ае ахырына кадәр «Чигүләрдә халкымның күңел көзгесе» дигән конкурс игълан ителә. Ул ТАССРның 100 еллыгына, Буа шәһәренә 240 еллыгына, районның 90 еллыгына багышлана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурска сөлге, намазлык, кульяулык, калфак, изү, хәситә кебек чигү эшләре кабул ителәчәк. Призлы урыннар алган эшләр кире кайтарылмый. Алар республика, район күләмендә үткәреләчәк чараларда урын алачак. Анда теләсә нинди яшьтәге милләт кешесе катнаша ала.

Конкурсның таләпләре дә бар. Сөлге 2 метр озынлыкта, киңлеге 50 сантиметр булырга, тукыма башыннан чигелгән бизәкләрне кереп, өскә 40 см калдырып, «БУА» дигән сүз чигелгән булырга тиеш. Сөлгенең икенче ягына әлеге эшне башкаручының имзасын кую да рөхсәт ителә. Хәрефләр 5 смдан да зур булырга тиеш түгел.

Намазлык 120Х75, кульяулык 25Х25 зурлыкта булырга тиеш, ә калфак, изү, хәситәгә аерым таләпләр куелмый. Җиңүчеләрне бүләкләү «Татар кызы» район бәйгесендә булачак. Эшләрне район мәдәният йортына «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирлое җитәкчесе Нурия Гайнулловага тапшырырга була.