Роспотребнадзор башлыгы: Ата-аналар мәктәптә туклануга йогынты ясый ала

«Ата-аналар әлеге проблеманы бик яхшы белә һәм аларда аны хәл итү алымнары булырга тиеш», - диде Роспотребнадзор башлыгы.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, балаларның мәктәптә дөрес тукланмавын булдырмас өчен, ата-аналарга ведомствоның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә чакырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Ата-аналар әлеге проблеманы бик яхшы белә һәм аларда аны хәл итү алымнары булырга тиеш», - диде Анна Попова видеоконференция вакытында ата-аналар балаларның мәктәптә туклануына йогынты ясый аламы-юкмы дигән сорауга җавап биреп.

Аның сүзләренчә, Роспотребнадзорның ата-аналар өчен мәктәптә балаларның туклануына йогынты ясау турында методик базасы бар. Ата-аналар Роспотребнадзорның территориаль органнарына шикаятьләр белән дә, балаларның мәктәптә дөрес тукланмавын булдырмас өчен методик ярдәм сорап та мөрәҗәгать итә ала, дип өстәде ул.