Татарстан депутатлары балтырганга каршы республика программасы кирәк, дигән фикердә

Балтырган үсә торган мәйданнар арткан.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Балтырганга каршы көрәш буенча республикакүләм программа кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шул мәсьәлә күтәрелде.

Балтырганның куркыныч үсемлек булуы турында Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов сөйләде. Аның сүзләренчә, республикада балтырган шактый еш очрый, ә аның кеше сәламәтлегенә тискәре тәэсире бик зур. Балтырган хәтта токсикологик агулануга китерергә мөмкин, нәтиҗәдә, нерв системасына да, йөрәк мускулына да зыян килә.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта балтырган үсә торган барлыгы 84 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. 2015 һәм 2016 елларда аларның мәйданнары кечерәк булган.

Әлегә балтырганга каршы бер көрәш чарасы да алып барылмый. Балтырган котырып таралмасын өчен, беренче чиратта, аны даими чабып тору кирәк. Ни өчен дигәндә, аның чәчәге 800 меңгә кадәр серкәсен чәчәргә сәләтле.

Россельхознадзор һәм Россельхозцентр белгечләре балтырганга каошы республика дәрәҗәсендәге программа кирәк, дигән фикердә. Әйтик, Ленинград өлкәсендә инде 5 ел дәвамында бу юнәлештә эш үткәрелә.

Балтырган начар климатик шартларга тотрыклы, башка төр үсемлекләр үсүгә комачаулый. Быел балтырганнан зыян күреп, хастаханәгә эләгүчеләр дә булган. Ул тәндә пешү кебек җәрәхәтләр чыгара, ул тирән дерматитка әверелә. Комитет рәисе Таһир Һадиев та аның көчле аллерген булуын билгеләп узды.