Биләр һәм Урманасты Шенталы җирлекләре территорияләренә үзгәрешләр кертелә

Бу мәсьәлә Татарстан парламентында каралачак.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 16 октябрь көнне сәгать 15.00 дә Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты чираттагы утырышын уздыра.

Аның барышында дүрт мәсьәлә карау планлаштырыла. Төп сорауларның берсе - алдагы өч елга Татарстанның бюджет планы. Моннан тыш, Алексеевск районы Биләр авыл җирлеге, Урманасты Шенталы җирлегенең территорияләренә үзгәрешләр кертү (1 укылыш), "Татарстан Республикасында дәүләт гражданлык хезмәте турында"гы Татарстан Республикасы закон проекты һәм комитетның агымдагы елның соңгы кварталына эш планы каралачак.