Белем алу гомерне озынайта - Британия галимнәре

Белгечләр, 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлап, әлеге нәтиҗәгә килгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Эдинбург университеты галимнәре белдерүенчә, белем алу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару гомерне озынайта.

«Мир» телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, белгечләр 600 меңнән артык кешенең генетик мәгълүматларын анализлаган. Аларның ата-аналарының гомер озынлыгы бәяләнгән, яшәү рәвеше белән бәйле факторлар исәпкә алынган.

Тикшерелгән мәгълүматлар нигезендә, әлеге күрсәткечкә спорт, дөрес туклану һәм белем алу йогынты ясаганлыгы ачыкланган.