Башкортстан халкы ешрак өйләнә һәм сирәгрәк аерылыша башлаган

Агымдагы елның тугыз аенда Башкортстанда 22313 пар язылышса, 11539 гаилә аерылышкан.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстан Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты 2017 елның гыйнвар-сентябрь айлары буенча гражданлык хәле актларын терләү саны турында мәгълүмат бастырып чыгарган. Күрсәткечләр узган елның шул чоры белән чагыштырылган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә

Документтан күренгәнчә, агымдагы елның тугыз аенда Башкортстанда 22313 пар язылышкан. Бу сан былтырдан 2105кә зур. Шушы чорда 11539 пар аерылышкан (2016 елда – 11663).

Башкортстан башкаласында 7752 пар гаилә корган, бу узган елга караганда 699 парга күбрәк. Иң күп теркәлгән никахлар Уфаның Киров районында (1844), икенче урында — Совет районы (1398), өченчедә — Калининский районы (1205). Ләкин әлеге шәһәрдә аерылышучылар саны арткан —узган ел 3510 булса, быел - 3 633 гаилә.