425 гаилә Казанның "Салават Күпере" микрорайонында фатирлы булачак

Яңа фатирларга социаль ипотека программасы буенча 191 гаилә күчәчәк.

(Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). 425 гаилә Казанның "Салават Күпере" микрорайонындагы №12-1 йортына күченергә әзерләнә. Фатирны кичә уйнатканнар. Бу хакта Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте җиткерә.

Яңа фатирларга социаль ипотека программасы буенча 191 гаилә күчәчәк, алар арасында күп балалы гаиләләр дә бар. Шулай ук 115 бюджет, 76 предприятие хезмәткәрләре, авария хәлендәге торактан күченүче 214 гаилә, грант алучы 18 табиб, бер Бөек Ватан сугышы ветераны өй туен уздырачак.

12-1нче номерлы йорт әзер диярлек, хәзер техник регламент һәм проект документларының куелган таләпкә туры килүе турында бәяләмә аласы бар. Ачкычларны яңа өй ияләренә Казан башкарма комитеты рөхсәт тапшыруын раслагач бирәчәкләр.

Искәртеп үтәбез, 11 октябрьдә "Салават Күпере" микрорайонында 10 нчы кварталның хисап буенча 11нче күпфатирлы йортына тантаналы рәвештә күченү булды. 13 нче номерлы 102 фатирлы йорт Тансык урамында урнашкан, ул 10 нчы кварталның өй туе үткәрелгән бишенче йорты булды.