14 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Буа мәдрәсәсенә 125 ел тулуга багышланган конференция узды, Казанда Хәтер көне уңаеннан чаралар үтте, "Татар кызы-2017"нең финалына әзерләнәләр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Буаны куып тоту өчен Мәскәүгә әле шактый тырышасы бар"/ Татарстанның баш казые бу чагыштыруны шәһәрләрдәге мәчетләр санына кагылышлы китерде. 

Казанда Хәтер көне уңаеннан чаралар узды/ Хәтер көнендә 250 гә якын кеше катнаша.

Татарстанда ел башыннан 1 миллион 779,4 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган/ Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту прграммасы кысаларында 38 ветеран өчен 13 йорт төзелә.

Республикада мөгезле эре терлекнең гомуми саны 736 мең баштан артып китә/ Көн саен республикада 3250 тонна сөт җитештерелә, бу 2016 ел белән чагыштырганда 190 тоннага артыграк.

Татарстан депутатлары балтырганга каршы республика программасы кирәк дигән фикердә/ Балтырган үсә торган мәйданнар арткан.

"Татар кызы 2017" конкурсының финал өлеше репетицияләре башланган/ Быел да, алдагы елларда кебек үк, финалга 12 чибәр узды.