Татарстан пенсионерлары еллык пленумга җыелды

Пленумда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнашты

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы Республика Советы башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясау уңаеннан пленум үткәрде. Ул өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы бурычларга багышланды. Пленумда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин катнашты.
Пленумда билгеләнгән проблемалар арасында пенсионерлар үзләре традицион дип атаган мәсьәләләр иң кискене булып кала. Аларның барысы да финанс чыгымнары җитмәүгә бәйле. Бу – торак һәм даруларның кыйммәт булуына кагылышлы проблемалар. Моннан тыш, тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп кенә пенсионерлар хәтта бер тапкыр да ташламаларга булган хокукларыннан файдаланмаган. Авыл җирендә яшәүчеләр уңайлыклардан бигрәк тә мәхрүм – кечкенә авылларда хастаханә дә, кибет тә, даруханә дә юк. Бу барыннан да элек нәкъ менә үзләрен кайгыртырга хәленнән килмәгән өлкән яшьтәге кешеләрдә чагылыш таба.
Нәкъ менә шушы кешеләрдә социаль-икътисади үзгәрешләр көчлерәк чагыла. Хәзерге вакытта республика акрынлап кризистан чыга, әмма җәйнең коры килүе һәм аномаль эсселек өлкәннәрнең сәламәтлегендә генә чагылып калмады, ул аларның акча янчыгына да үтеп керергә чамалый. Бүгенге көндә күп кенә пенсионерларны беренче чиратта кирәкле продуктларга бәяләрнең артуы борчый. Бу бәрәңге, карабодай һәм яшелчәләргә кагыла. Әмма дәүләт хакимияте органнары вәкилләре пенсионерларны тынычландырды – читтән сатып алынган продуктлар бөтен кешегә дә җитәчәк, ә Татарстанда арыш икмәгенең бәясе - Идел буе федераль округында иң арзаны.
Пенсионерларны торак мәсьәләләре дә борчый. Айрат Шәфигуллин соңгы вакытта Татарстанда 6 меңгә якын ветеранның яңа фатирларга күченүе хакында хәбәр итте. Программада катнашучылар субсидия алуын дәвам итә, моннан тыш, тиздән Татарстанга яңа транш килергә тиеш. Субсидия алу өчен әле хәзер генә чиратка басучылар аннан киләсе елда файдалана алачак.
Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү - өлкән буын өчен шулай ук төп проблемаларның берсе: алар яшьләрнең киләчәк язмышы өчен борчыла. Айрат Шәйфигуллин әлеге мәсьәләне контрольгә алырга һәм бу юнәлештә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән хезмәттәшлек итә башларга вәгъдә бирде