“Татар-информ” агентлыгында Мәскәү һәм Киев белән “Татар-монгол изүе булганмы-юкмы” дигән темага видеокүпер оештырыла

Проектта катнашу өчен гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 12.00 сәгатьтә “Татар-монгол изүе булганмы-юкмы” дигән темага Мәскәү (РИА “Новости”) – Казан (“Татар-информ”) – Киев мультимедиа видеокүпере оештырыла.
Проектта катнашу өчен гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
РИА “Новости”ның “Сак бул, тарих!” проекты кысаларында оештырылучы видеокүпер кайбер әһәмиятле сорауларга җавап табуны максат итеп куя. Аерым алганда, әгәр болгарлар, хәзерге татарларның ата-бабалары, Көнчыгыштан килгән дошманны куәтле армия белән беренчеләрдән булып каршы алган һәм монгол яуларын туктаткан икән, Русь дәүләтенең татар-монгол гаскәрләре тарафыннан буйсындырылуын тулы ышаныч белән раслап буламы?
Әлеге һәм башка сорауларга экспертлар – Мәскәү, Казан һәм Киев тарихчылары, политологлар, җәмәгать эшлеклеләре җавап бирергә тырышачак.