Ноябрь бәйрәмнәрендә өстәмә поездлар биреләчәк

Шуларның дүртесе Казан белән Мәскәү арасында хезмәт күрсәтә

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Ноябрь бәйрәмнәрендә юлга чыгучы пассажирлар агымының артуын күздә тотып, Горький тимер юлында өстәмә 12 поезд билгеләнә. Шуларның дүртесе Казан белән Мәскәү арасында хезмәт күрсәтәчәк.
205/206 нчы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 2 һәм 7 нче ноябрь көннәрендә 22 сәгать 35 минутта юлга кузгала һәм Мәскәүгә 3,8 ноябрь көннәрендә 11 сәгать 45 минутка килеп җитә. Мәскәүнең Казан вокзалыннан юлга кабат 4 һәм 9 көннәрендә төнлә ике тулырга 10 минутта чыга. Казанга шул ук көнне 15 сәгать 9 минутка кайтып җитә.
Татарстан мәркәзеннән 7 ноябрьдә 22 сәгатьтә китүче 231/232 нче Казан-Мәскәү поезды Россия башкаласына 8 ноябрьдә 11 сәгать 15 минутка барып җитә. Мәскәүдән Казанга 9 ноябрьдә 0 сәгать 30 минутта юлга кузгалып, шул ук көнне 13 сәгать 29 минутка килеп җитә.
232/231 нче Мәскәү-Казан поезды Татарстан башкаласына 4 ноябрьдә 0 сәгать 30 минутта юл алачак һәм 13 сәгать 29 минутка килеп җитәчәк. Казаннан 6 ноябрьдә кичке унда кузгалып, 7 ноябрь көндезге 12 нче 15 минутта Мәскәүгә килә.
215/216 нчы Казан-Мәскәү өстәмә поезды 2 ноябрьдә хезмәт күрсәтә башлый. Ул 19 сәгать 10 минутта Мәскәү тарафына юл алып, 3 ноябрьдә 11 сәгать 25 минутка барып җитә. Мәскәүдән шул ук көнне 18 сәгать 48 минутта юлга чыгучы состав Казанга 4 ноябрь иртәсендә 9 тулырга 5 минутта кайта.