Ф.Мөхәммәтшин: “Кешеләр үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап судларга ешрак мөрәҗәгать итә башлады”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Казан округ судының барлыкка килүенә 140 ел тулуга багышланган Бөтенроссия конференциясен ачты

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген башкалада Казан округ судының барлыкка килүенә 140 ел тулуга багышланган “Россиядә суд реформалары: тарих һәм хәзерге заман” исеме астында бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза. Анда юриспруденция өлкәсенең 150 дән артык белгече катнаша.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. “140 ел элек суд системасына нигез салынды. Бүген кешеләр үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап судларга ешрак мөрәҗәгать итә башлады”, - диде ул үз чыгышында.
Аның сүзләренчә, судьяларның эше гади түгел. “Көн саен Татарстанда 250гә кадәр гражданлык эше карала, ә судьялар берьюлы күп санлы, төрле темага кагылышлы эшләрне карый”, - диде Ф.Мөхәммәтшин.
Сүз уңаена, бүген республика судьялары ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Алар арасында бер генә ир-ат, калганнары барысы да хатын-кызлар.
Ф.Мөхәммәтшин чыгышын тәмамлаганда, судьяларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.