Казанның мәгариф учреждениеләрендә медицина кабинетлары лицензиясез эшли

Бүгенге көндә Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең Татарстан буенча территориаль Идарәсе республиканың белем бирү учреждениеләрендә медицина кабинетлары эшчәнлеген лицензияләүгә зур әһәмият бирә
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгенге көндә Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең Татарстан буенча территориаль Идарәсе республиканың белем бирү учреждениеләрендә медицина кабинетлары эшчәнлеген лицензияләүгә зур әһәмият бирә. Татарстанда барлыгы 3780 мәктәп һәм балалар бакчасы бар. Аларда 1679 медицина кабинеты эшли. Шуларның 234ендә, ягъни 14 процентында гына лицензия бар. Бу турыда бүген Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең Татарстан буенча территориаль Идарәсендә үткән “Россиядә медицина, фармация һәм наркотик матдәләр әйләнеше белән бәйле эшчәнлекләрне лицензияләүнең актуаль мәсьәләләре” семинарында Татарстандагы идарә башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, медицина кабинетларын лицензияләү эшендә беренчелекне Яр Чаллы шәһәре тота. Анда мәктәпләрнең - 83 һәм балалар бакчакларының 62 проценты медицина кабинетлары эшен җәелдерүгә рөхсәт ала. Башкала булуга карамастан, Казаныбыз артта кала икән. Лицензияләү эшен тоткарлый торган проблема – ведомстволар арасында каршылыклар туу. Россиянең “Мәгариф турында”гы Законы нигезендә сырхауханә идарәчелеге белем бирү учреждениесенә белгечне бирә, ә мәктәп кабинет һәм җиһазлар белән тәэмин итә. Бүген лицензияне кем алырга тиеш дигән сорауга әле дә җавап табылмый.
Идарә башлыгы урынбасары семинарда катнашучыларга Татарстанда рөхсәтнамә бирү процессы үзенчәлекләре белән дә таныштырды. Соңгы өч елда лицензияләрне күбрәк белем бирү учреждениеләре ала. Икенче урынны – социаль яклау, өченче урынны сәламәтлек саклау учреждениеләре ала. Бүген медицина эшчәнлеген алып баруга социаль учреждениеләрнең 75 проценты рөхсәт ала. 2006 елда бу күрсәткеч нибары 25 процент белән генә саналган була. Республикада медицина эшчәнлегенә лицензияне хәрби комиссариатларга да бирү турында карар кабул ителә.
Идарә эшенең тагын бер юнәлеше – югары технологик медицина ярдәмен лицензияләү. Барлык медицина учреждениеләре дә мондый төр ярдәм күрсәтергә әзер дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Казанның 7-нче хастаханәсе, Алабуга үзәк хастаханәсе һәм Яр Чаллының ишетмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге югары технологик медицина ярдәмен әлегә күрсәтә алмый. Сәбәбе – белгечләр җитмәүдә, тиешле медицина җиһазлары, югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү тәҗрибәсе булмавында. Хәзерге көндә югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүгә нибары 15 оешма гына рөхсәт ала. 3 учреждениегә лицензия бирелми.
Любовь Шәйхетдинова ассызыклаганча, соңгы биш елда республикада сәламәтлек саклау учреждениеләрендә түләүле хезмәтләрне күрсәтүдән 1,5 миллиардан артык табыш керә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кайбер учреждениеләрдә түләүле хезмәт күрсәтү кагыйдәләре бозыла. Шуларның берничәсе түләүле хезмәтләрне, гомумән, рөхсәтсез күрсәтә. “Кызганычка, без медицина хезмәткәрләренең хаталарын тиешле дәрәҗәдә бәяли алмыйбыз. Белгечләр бер-берсен якларга тырыша. Бәйсез экспертиза Институтының булмавы әнә шуңа китерә”, - диде идарә башлыгы урынбасары. Чыгыш соңында Любовь ханым сәламәтлек саклау системасына кермәгән учреждениеләрнең медицина эшчәнлеген рөхсәтсез башкару проблемасының бүген дә актуаль булуын әйтә. Шундый учреждениеләргә спорт комплекслары, бассейннар, автотранспорт хуҗалыклары, заводларның ябык территорияләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары керә. Алар лицензия алырга тиеш булган объектлар исемлегенә керми. Шуның белән алардагы медицина эшчәнлеген лицензияләү эше авырлаша.
2010 елда Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү Хезмәтенең Татарстан буенча территориаль Идарәсенә 3 яшь тула. Аның эшчәнлеген тагын да камилләштерүдә, җиңеләйтүдә тиешле норматив-хокукый актларның булуы зур роль уйный, дип саный Любовь Шәйхетдинова.