Республиканың иҗат берлекләре бюджеттан өстәмә акча сорый

ТР Мәдәният министрлыгы аша бирелә торган акча аларның ихтыяҗларын 50 процентка гына канәгатьләндерә. Шуңа күрә иҗат берлекләренә министрлыклар, төрле оешмалар белән берлектә уртак проектлар эшләргә туры килә
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010 һәм 2011 елның планлы чорына бюджеты турында” ТР законы проектын беренче укылышка әзерләгәндә, республиканың иҗат берлекләре дә үз тәкъдим-теләкләрен җиткерде.
Республиканың Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов белдергәнчә, бүгенге көнгә кадәр иҗат берлекләре кызганыч хәлдә. ТР Мәдәният министрлыгы аша бирелә торган акча аларның ихтыяҗларын 50 процентка гына канәгатьләндерә. Шуңа күрә иҗат берлекләренә министрлыклар, төрле оешмалар белән берлектә уртак проектлар эшләргә туры килә. И.Ибраһимов сүзләренчә, иҗат берлекләре теге яки бу зур булмаган сумманы сорап мөрәҗәгать иткәч, хөкүмәт бу акчаларны бирә. Әмма әлеге суммаларны баштан ук республика бюджетында карарга кирәк дип саный И.Ибраһимов.
Язучылар берлегенең чыгымнарына килгәндә, алар пенсионер әдипләргә матди ярдәм күрсәтү, гонорар түләү, “Васильево” санаториендә ял итүне оештыру, яшьләргә стипендияләр бирү белән бәйле. “Без дәүләт күләмендәге мәсьәләләрне хәл итәбез. Аның матди нигезе булсын иде”, - дип белдерде И.Ибраһимов. ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин, аның сорауларына җавап биреп, бу мәсьәләләрне ТР Мәдәният министры белән берлектә карарга кирәклеген хәбәр итте.
Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинны исә берлек бинасын төзекләндерү, уку йортлары өчен яңа инструментлар алу, гонорар түләү мәсьәләсе борчый. ТР Рәссамнар берлеге башлыгы Зөфәр Гыймаевка Сәнгать фондының бурычлары зур булу тынгы бирми. Рәссамнарның остаханәләре өчен түләү арткан. Хәзер бер квадрат метр мәйдан өчен 131 сум акча түләргә туры киләчәк. Шушы максатларда берлеккә 800 млн. сум акча җитешми. Зөфәр Гыймаев дәүләттән ярдәм булмаса, Рәссамнар берлегенең җимерелү куркынычы булуын билгеләп үтте.