Республикада башлангыч һөнәри белем бирү эшен нибары 45 уку йорты башкарачак

Калган училищеларның яшьләрне эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен көч-куәте җитә, ә Россиядә хезмәт базарының структурасы үзгәрә, хезмәт күрсәтү һәм сервис өлкәсе колач җәя бара, шуңа күрә ул юнәлештәге һөнәр училищелары Казанда 5әү булачак, ди министр А.Шәфигулл

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Татмедиа» агентлыгында башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе булды. Анда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров, ТР Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законлылыкны үтәүне күзәтү буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Латыйпов катнашып, шуңа кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматлар һәм сорауларга җавап биреп торды.
 Башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәсендә, 17 сентябрь көнне ТР Санау палатасы коллегиясе утырышында республиканың һөнәр училищелары буенча проблемалар каралган иде. «Анда билгеләп үтелгәнчә, әлеге уку йортларын финанслау начар куелган, элеккеге елларда башлангыч һөнәри белем алу яшьләр арасында популяр түгел иде, производство остаханәләре һәм тулай тораклар буенча проблемалар булуы мәгълүм», - дип таный А.Шәфигуллин.
 Министр сүзләренчә, узган елны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына күчерелгән уку йортларының 52сендә тулай торак бар. Хәзерге вакытта министрлык тарафыннан үз карамагындагы уку йортларының тулай торакларын инвентарлау эше башкарыла. Әлеге исәп-хисап ясау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тулай торакларда яшәгән 8895 кешенең 3350сенең шушында даими пропискасы бар. Ләкин, Торак Кодексы буенча, тулай торак вакытлыча бирелгән торак булып санала, ягъни анда яшәү эш, хәрби һәм эчке эшләр органнарындагы хезмәт һәм уку белән генә бәйле һәм тору вакыты да шуңа нисбәтле. Димәк, уку яки контракт вакытың тәмамландымы, торакны тапшырып чыгарга тиеш буласың.
«Бу тулай торакларда хәл төрле: кайсылары студентлар белән шыплап тулган һәм урыннар җитми, мәсәлән, Алексеевскидагы агросәнәгать колледжында, кайсыларының яртысы буш, шулай булгач, ул торак чыгымнарын каплау кыенга туры килә. Шуңа күрә училищеларга бернинди мөнәсәбәте булмаган кешеләрне кертеп, коммуналь хезмәтләрне каплау юлын тапканнар. Ләкин кайбер урыннарда торактан куллану ставкалары чыгымнарны капларлык түгел. Бу мәсьәләдә вазгыятьнең хәзерге вакытта кискенләшүе һөнәри белем бирү өлкәсен киңәйтүгә, нәтиҗәдә, башлангыч һәм урта һөнәри белем алырга теләүче яшьләрнең саны арта баруга бәйле», - ди А.Шәфигуллин. Министр китергән мәгълүматларга караганда, быел 7300ләп егет һәм кыз мәктәптән соң училищеларда, лицейларда укырга теләк белдергән, ләкин тагын 2-3 елдан аларның саны күпкә артык булачак, шунлыктан, бүгеннән үк алар өчен тулай торакларда урын әзерләү хәстәрен күрергә кирәк. «Ләкин бу эш бик катлаулы, чөнки училищеларга бернинди мөнәсәбәте булмаган кешеләр тулган, ә студентлар кереп торырга урын юк. Торактан куллану буенча килешү төзеп яшәгәннәре алай күп түгел, шактыеның я килешү вакыты узган, я ул бөтенләй дә төзелмәгән», - дип проблеманың асылын аңлата Сергей Столяров. Юстиция министрлыгы вәкиле кисәтүенчә, тулай торакларны студентлар өчен бушатуны бары тик суд аша гына башкарырга кирәк, тулай торак хакимияте шунда гомер иткән кешеләрне үзлектән куып чыгара алмый.
«Республикада булган 96 училищены, уку йортларында белем бирүне тиешле дәрәҗәгә күтәрү, матди-техник базасын ныгыту максатыннан һәм укучылары аз булган, санитар-эпидемиологик нормаларга туры килмәгәннәрен 1 елдан 45кә генә калдырачакбыз. Аларның кайсылар ябыла, кайсылары берләштерелә, - дип белдерде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры. - Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары саны,  ТР Хөкүмәтенең карары нигезендә, быел 76 процентка кадәр кыскартылачак. Ә калган 45 училищеның яшьләрне эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен көч-куәте җитә... Россиядә хезмәт базарының структурасы үзгәрә, хезмәт күрсәтү һәм сервис өлкәсе колач җәя бара, шуңа күрә ул юнәлештәге һөнәр училищелары Казанда 5әү булачак», - диде ул. Училищелар саны кимү исә, министр сүзләренчә, республика буенча 50 процент чамасы булачак. Ләкин шактый өлеше ярты яки чирек ставкага эшләгән, ягъни төп хезмәтенә өстәмә эш урыны биләгән һәм аларның, нигездә, пенсия яшендә булуларын исәпкә алып, училище укытучылары арасында эшсез калучылар булмас, дип саный ул.