Россиядә ике миллион гаилә өч яшькә кадәрге балаларга пособие ала

Барысы бергә 152,2 миллиард сум түләнәчәк.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2 миллион гаилә өч яшькә кадәрге балаларга айлык пособие ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Өч яшькә кадәрге баласы булган мохтаҗ гаиләләр айлык пособие ала. Бүгенге көндә 2 миллион гаилә барысы бергә 152,2 миллиард сум ала», — диде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Россия президенты Владимир Путинның РФ хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге белән киңәшмәсендә.