Путин: Хөкүмәт пандемия вакытында үзен яхшы яктан күрсәтте

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге белән киңәшмәдә әйтте.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте пандемиянең кискен фазасы вакытында тулаем алганда үзен уңай яктан күрсәтте, әмма кайбер әйберләрне яхшырак та ясап булыр иде. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары һәм «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелеге белән киңәшмәдә әйтте.

«Күп әйберләрне мөгаен яхшырак, нәтиҗәлерәк, вакытында эшләргә мөмкин булыр иде, әмма тулаем алганда Хөкүмәт үзен пандемиянең кискен фазасында яхшы яктан күрсәтте», — дип китерә ТАСС дәүләт башлыгы сүзләрен.

Шул ук вакытта Президент сүзләренчә, кабинет Дәүләт Думасы белән берлектә «тиз һәм ышанычлы» карар кабул итте, бу, аның бәяләве буенча, «бик мөһим».

Шуңа бәйле рәвештә Путин ассызыклаганча, аның «бернинди кризислар белән дә бәйле булмаган нормаль вәзгыятьтә дә», эш «нәкъ менә шундый нигездә» төзеләчәгенә өметләнәсе килә.

Моннан тыш, Россия лидеры киләсе бюджет циклында макроикътисади тотрыклылыкны саклап калу мөһим булачагына игътибар итте. Моның өчен Хөкүмәтнең һәм парламент фракцияләренең команда булып эшләве кирәк булачак. Шулай ук киләчәктә ил хакимиятләренә тагын бик күп бурычларны хәл итәргә туры киләчәген искәртте ул.