Путин балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тулы системасын төзергә өндәде

«Моны парламентның булачак составы белән килешергә кирәк», — диде дәүләт башлыгы.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә яңа туган баладан алып мәктәпне тәмамлаганга кадәр баласы булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең тулы системасын төзергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Бу тема турында фикер алышыначак, дип аңлатты ул. «Шул исәптән моны парламентның булачак составы белән килешергә кирәк», — дип белдерде дәүләт башлыгы.

Путин сүзләренчә, Дәүләт Думасында социаль мәсьәләләр буенча каршылыклар гадәттә булмый.