Алексей Фролов: Ягу чоры алдыннан казаннарны, вентиляция системаларын тикшерү кирәк

«Былтыр ягу сезонында да берничә үлем очрагы булды. Бу фатирларда казаннарны һәм вентиляция системаларын тикшермәгәнлектән», — дип кисәтте төзелеш министрының беренче урынбасары.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ягу чоры алдыннан казаннарны, вентиляция системаларын тикшерергә киңәш итә.

«Урыннарда җитәкчеләргә, халыкка мөрәҗәгать итәсе килә. Проблемалар пәйда булса, идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә, төтен чыгу юлларын тикшерү өчен вентиляция хезмәтләрен чакырырга кирәк. Ике контурлы казаннар булган торак йортларда газ белән тәэминат буенча эчке системаларны, казаннарны тикшерергә кирәк. Былтыр ягу сезонында да берничә үлем очрагы булды. Бу фатирларда казаннарны һәм вентиляция системаларын тикшермәгәнлектән», — дип кисәтте министрның беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Министрлар Кабинетында брифингта.

Ул, җылылык җибәргәндә, кайбер микрорайоннар, йортлар эчендә системаны җайга салганда проблемалар туганын искәртте. «Кешеләр өстәмә рәвештә электр, газ җылыткычларын куллана. Бөтен куркынычсызлык чараларын үтәргә тиешләр», — диде. 

Алексей Фролов, шулай ук, былтыр, алдагы кышларга караганда, ягу сезоны салкынча узганын искәртте. «Барлык торак йортларда диярлек җылылык күпме кулланылуы исәпләнеп барганлыктан, җылы өчен түләү күбрәк булды. Халыкка аңлатырга кирәк. Җылылык энергиясе күпме кулланылганга карый», — дип белдерде. Ул кемнеңдер ачык форточка белән йоклавы да тәэсир итәргә мөмкинлеген әйтте.

«Бездә тарифлар соңгы елларда 1 июльдән үзгәрә. Тарифлар уртача 4 процентка арткан. Көзен җылылык энергиясе кулланышы артуы түләү артуга да китерәчәк», — диде.

Фролов ягу сезоны алдыннан тәрәзәләрдә герметизация, клапаннарны тикшерергә, балконнарны җылытырга киңәш итте.