Кайбычта Җиңү паркын 10 миллион сумга реконструкциялиләр

Паркта тротуарлар төзү, яктырткычлар кую, арт-объектлар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре язылган мемориаль дивар урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Кайбыч авылында «Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә Җиңү паркы төзекләндерелә. Төзелешкә республика бюджетыннан 10 миллион сумнан артык акча бүленгән. Бу хакта «Кайбицкие зори» газетасы яза.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов сөйләгәнчә, паркта тротуар, яктырткычлар кую, арт-объектлар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемнәре язылган мемориаль дивар урнаштыру планлаштырыла. Эшләрнең күбесе инде башкарылган.

Бу елның гыйнварында Җиңү паркын төзекләндерү концепциясе буенча тәкъдимнәрне иҗтимагый фикер алышуда белдерделәр. Очрашу район җитәкчеләре, Кайбыч яшьләре, мәктәп укучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, җирле бергәлекләр, эшмәкәрләр катнашында узды.

Җиңү паркы район хакимияте янында урнашкан.