Татарстанда ремонт аркасында Р-241 юлы участогында транспорт хәрәкәте чикләнгән

Казан-Буа–Ульяновск юнәлешендә сигез чакрым юлда хәрәкәт бер полосада оештырылган.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сигез чакрым юлда ремонт эшләре аркасында Р-241 юлы участогында Казан-Буа– Ульяновск юнәлешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнелгән. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.Лесные Моркваши авылы тирәсендәге участокта юлның өске катламын җәю эшләре алып барылу сәбәпле, хәрәкәт бер полоса буенча оештырылган.Машина йөртүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булуларын сорыйлар.